В Кремле объяснили стремительное вымирание россиян
Чиял?нг?н т?ен Назад
Чиял?нг?н т?ен
(хик?я)

Ата-ана ?ен? кайтып кер?д?н д? к??еллер?к ни бар ик?н тагы... Капка кел?сен? ?релерг? ?лгермисе?, болдырга чыгып ?итк?н ?ни тавышын ишет?се?: "Балакаем...". Ул да булмый, бакча ягыннан кулына бер учлам кычыткан, урак тоткан ?ти к?рен?. Ул инде сабыррак, л?кин барыбер шатлыгын яшер? алмый, ?ни алъяпкыч ит?ген сыпыргалап торганда, х?л-?хв?лл?рне белешеп, бер-ике сорау бирерг? ?лгер?. Шунда гына иркен итеп сулыш аласы?: "Ис?н-саулар...".

Ул да т?гел, ит?ген? ут капкандай, ?ни ?йг? кереп кит?. К?п т? ?тми, бер кочак коры утын к?т?рг?н ?ти д? аны? артыннан юн?л?. К??елг? р?х?тлек и??, ?мма шул р?х?тлект? ниндидер мо? да бар. ?йтеп, а?латып бир?е м?мкин булмаган бер мо?...

? ишегалдын тутырып тавык-чебеш кайнаша, алар ?чен яшел кычытканнан да т?млер?к ?йбер юк диярсе?. Й?гер? тавык, й?гер? чебеш, й?гер? каз... Олыгаеп бетк?н ?ти д?, ?ни д? й?гер?. ?ле кел?тт?н чыгалар, ?ле бакчадан, ?ле кар базыннан. Инде бер яшь ?т?чне д? тотарга ?лгерг?нн?р. Ишегалдын ду китереп, ак ма?гайлы бозау уйнаклап ала. Аннан курыккан кош-корт, су ч?чр?г?нд?й, читк? сибел?.

Ул арада ч?й д? кайнап чыга. Табын янына утырасы?, табыннан ?ылылык, нур б?ркел?. Каян кил? ул нур, ул ?ылылык? Кояшлы т?р?з?л?рд?нме? Т?р?з? т?бенд?ге г?лл?рд?нме? ?лл? инде пар б?ркеп утырган самавырданмы? Белм?ссе?... ? к??елд? ?н? шул ?ылылыгы, нуры бел?н берг? мо? да бар. ?йт?, а?лату м?мкин булмаган мо? газаплый. Шуны куарга, онытырга тел?г?нд?й, с?з башлыйм:

- ?аман д?нья куасыз инде, ??

- Юк шул, улым, д?нья безне куа башлады инде.

?тине? ?авабы ?зер булган, ахры, ул моны шундук ?йтеп ташлады. ?йтеп ташлады... Мин а?ламаганга сабыштым.

- Кош-корт, мал-туар асрыйсыз ?аман, дип ?йт?ем.

- ?ние? бит ?н?...

Бел?м, ?нид?н сораса?, ул ?тиг? к?рс?т?ч?к. Л?кин икесе д? абзар-кураларны? буш торуы бел?н килеш? алмыйлар. Кет?клекл?р ялгыз калса, каз ояларыны? кир?ге бетс?, та? атканда сыер м?гр?п, ?т?ч кыч-кырмаса, аларга нидер ?итм?яч?к. Нидер ?итм?яч?к...

Шундук ?ст?л тартмасыннан хатлар алып, илне? алты тарафыннан килг?н х?б?рл?р, я?алыклар с?йли башлыйлар. Берсен-берсе б?лдереп, с?енешеп, я?а бер д?рт бел?н... Аннан бераз тынлык урнаша ??м тел?р-тел?м?с кен? диг?нд?й, ?ти к?рсенеп куя.

- Безг? шул хатлар инде...

- Б?тенл?й таралышып беттегез шул...-дип, а?а ?ни д? кушыла.- ?ле я?а гына ?й тутырып, шау-г?р килеп й?рг?н кебек.

- Таралыштык шул...-дип килеш?д?н башка чарам юк.- Тик ?лег? берсене? д? борчу китерг?не юк бит.

- Шулаен-шулай, улым,- ди ?ти,- барыгыз да укыдыгыз, эшегез д? ярарлыктыр... Тик без ген? мен?.

- Со?, ?ти, нишлисе?, язмыштыр инде...

- Язмыш дип, улым, р?н?еми д? булмый, алты малай ?стереп, т?п йортта калырга бер улы? да булмагач...

- ?зегез ич, ?ти, бала чактан, укыгыз, укыгыз, дип ?стердегез.

- Дидек т? бит, укып кеше булсыннар, дип ?стер?се? инде аны.

- Со?, кеше булмадыкмыни, ?лег? й?зг? кызыллык китерг?н булмады бит?

- Китерм?дегез д?... ?н?, к?рше Гайнулла ике малай ?стерде, икесе д? авылда. К?н ?итте ис?, капка т?пл?рен? берсе машина, икенчесе трактор бел?н кил? д? туктый. Балкып торган киленн?ре, ?й тулы бала-чага.

- Без д? кайтабыз бит, сабан туйлары ?итк?ч, ?йд? баш т?ртерлек урын калмый.

Бер читт? чынаяклар с?ртеп торган ?ни кушыла с?зг?.

- И-и-и, улым, ул сабан туйларын к?теп алу гына р?х?т. Кыштан саный башлыйбыз, к?пме кала, дип. Килеп ?итс?, ничек ?теп Китк?нен д? сизми калабыз.

- Ярар инде, юкка мо?аеп утырмыйк ?ле,-дим, с?зне икенчег? борырга тел?п.

?ти, ч?й эчеп утырган ?ирд?н ген? ?релеп, бакча як т?р?з?сен ачып ?иб?р?. Й?зг? ?ил?с ?ава килеп б?рел?. Б?р??ге бакчасыны? куе ящел т?се карашларны ирк?л?п уза. ?йг? елышып ?ск?н кура ботаклары табынга ?рел?, кызарып пешк?н ?ил?кл?ре мен?-мен? учы?а ?зелеп т?ш?рг? ?зер.

- Бакча ?аман шулай матур,-дип, соклануымны яшер? алмыйм.- Тагын алмагачлар утырткансыз ик?н... ?н? ничек матур булып к?т?релг?нн?р.

?ти м?гън?ле ген? итеп башын кашып алды.

- Корыды дип, бакчаны алмагачсыз тотып булмый шул. ?йд?ге бушлыктан да туйган.

- Со?, бар ?ирегез ?итеш. ?й дис??, мен? диг?н, ашарга бар. Баладан балага кунакка й?реп кен? ?тк?рерлек, чакырып торабыз.

- Еллар гына имин булсын инде,-дип куйды ?ни,- ш?кер, барысы да б?тен.

?ти ген?, ?йтерсе? л? б?тенл?й ишетми, ч?шкесен? куе итеп ч?й ясады да, ?залдына с?йл?нг?нд?й, д?вам итте:

- Алмагачы ?с?р анысы, боерган булса, алмагачы ?с?р. ?тк?н гомер ген? кире кайтмас...

- Зарланасы? кил? т?гелме, ?ти? ?тк?нн?рне сагына башлады?... Элегр?к, ?тк?н эшк? - салават, дип ?йтерг? ярата иде?.

- Х?зер д? шулай дим, ?кенерлек итеп яш?м?дек...

Со?гы с?зл?рен ?йтк?нд?, аны? тавышы тоныкланыбрак китк?нд?й булды. Шулай да ниндидер ?кен? чаткысы сизел? иде сыман аны? с?йл?ш?енн?н.

- Инде, ?ти, сез д? ?кенс?гез, безг? ни кала? Сугышны? башыннан ахырынача танктан чыкмагансы?... К?н дими, т?н дими эшл?г?нсез. Алты бала ?стереп, кеше итк?нсез, ?аман нидер ?итм?г?нд?й кыланасыз. К?пме куарга була д?ньяны? Сатыгыз да ?йне, й?регез кунактан кунакка, ил буенча, мо?а гына хакыгыз бар дип бел?м!

- Акыллы с?з ?йттем, дип ялгыша к?рм?, улым. Андый ки??шл?регезне туксан тугыз тапкыр ишетк?н. Л?кин хет берегезне? мен? шушы болындай ?й хакында, ата-баба нигезе хакында, аны? кил?ч?кт? кем кулына калуы турында уйлап караганы бармы-юкмы?.. Мен? шушы нигезд? гомер-гомерг? бабагызны? бабалары яш?п, ?й тутырып бала-чага ?стерг?н. ?ле, ?ти бел?н ?ни м?рх?мн?р ген? ??нл?п укый да белми иде. ? сез алтыгыз да югары белем бетереп, таралышып беттегез.

- ?ти, син грамоталы кеше, югары белемне бетермил?р, алалар...

- Син белг?нне мин киптереп элг?н, улым. Алган кеше-кайта ул, ? сез бетердегез. Бетердегез д? киттегез, оныттыгыз!

- Со?, ?ти, укы диюче, кеше булыгыз диюче ?зе? иде?...

- Дис?,-дип куйды ул шундук, сабырсызланып,- сезг?, ?ирд?н аерылыгыз, дим?г?н бит.

Шулчак ачык т?р?з?д?н бер баланы? елавы ишетелде. Бер?р х?л булдымы ?лл?, дип, тастымалга кулын с?рт?-с?рт?, ?ти ишекк? юн?лде. Чарасыз, х?р?к?тсез утырудан котылуга шатланып, мин д? а?а иярдем.

Тавыш к?рше Гайнулла абыйлар бакчасыннан ик?н. Киленн?ре, ?ле ?аман безне абайламыйча, д?рт-биш яшьлек малайны орышыпмы-орыша.

- Нич? ?йтерг? була ?, к?пме ?йтерг??!. Ник кер?се? кеше бакчасына!-дип, малайга кычыткан бел?н яный. ? тегене?, орчык кад?р ген? булса да, т??риб? бар, ахрысы, ?нисе кычытканны якынайтырга ?лгерми, "чы-рый"лап кычкырып ?иб?р?. Билгеле инде, болай итк?ч, кычыткан эл?кми кала. ?зе елагандай ит?, ? к?зенд? яшьне? б?ртеге д? к?ренми.

- Н?рс? булган, ниг? ?ылатасыз к?ршене?-дип сорарга ?лгермим, ?нисе ялт кына карап ала да башын к?т?р?. Иелг?нд? ташып чыккан к?кр?кл?рен каплап, кабалана-кабалана, ?и?сез, кыска к?лм?гене? ит?кл?рен тарткалап ала ??м, тиз ген? борылып, ни ?йтерг? д? белми аптыраган х?лд?, бакча капкасына таба й?зеп кит?. Куе яшел т?ст?ге б?р??ге сабаклары, аны? тулы, тыгыз балтырларына уралырга тел?г?нд?й, дулкынланып кала.

Ул арада ?ти килеп ?итк?н, ул р?ш?тк? аша га??пл?неп карап торган н?ни к?ршесен? энд?ш?.

- Н?рс?, Айдар, бурлыкта эл?кте?мени?

- ?ук, М?х?мм?тсапа бабай! Сезне? чияне? т?мен ген? татып караганыем.

- Ничек со?, т?млеме?

Малайны? авыз ерылып китте. Борынын тартып алды да гел ?з итеп с?йл?ш? башлады.

- Т?мле булмаса, ашамасыем. Мин гел т?млене ген? яратам...

- Со? ?зегезнеке т?мле т?гелмени?

- ?ук, безнекен ?ыялар бит. ? сезнеке м?мр?п пешк?н, ашаучыгыз да ?ук.- Айдар, р?ш?тк? янына ук килеп, кара янып пешк?н тагы бер чия ?зеп авызына капты.- Сезне? чияд?н д? т?млер?к ?йбер д?н?ада ?ук, М?х?мм?тсапа бабай. ?ни ген? мен? ачулана да ачулана, кычыткан бел?н куркыта... ? мин аны ?ылап куркытам.

- Ниг? ачулана со??-дип, мин д? кушылам. ? ул, ?йтерсе? минем бел?н с?йл?шерг? тел?ми, ?итдил?неп кала.

- ? син кем?

- Аларны? малае,-дип, ?тиг? ымлыйм.

- Аларны? малае ?ук, ?ангаллама! М?х?мм?тсапа бабай бел?н Т?мле апа ик?? ген?.

- Со? мин кем булам алай булгач?-дип ???тл?нг?н булам.

- ? син кунак, малай ул ?йд? була,-ди Айдар, мактангандай итеп,- мен? мин, малай булгач, ?йд? бит.

- Маладис,-дип ачылып китте ?ти. Айдарны? с?зл?ренн?н аны? к??еле булган иде.- Ну ?йтте? ?зен?, маладис, Айдар! К?пме газапланып а?лата алмый й?д?г?н с?зл?ремне ?йтте? д? салды?. Маладис, Айдар!

Дегет чил?гед?й каралып, кояшта янган малай б?тенл?й ?з булып китте. Кадерен белеп кен?, инде ?ич тартынусыз, ул чия сыпыртуын бел? иде. Бер д? алай искит?рлек с?з ?йттем дип уйламаса да, ?зен мактаулары ошый иде а?а. Чия т?шл?ре аяк астына сибелеп кен? тора.

- Мин бит бур т?гел, коймадан карап торганнарын гына ашыйм, ?ни шуны да белми. Безне? якка карап торгач, ул безнеке була бит, иеме, М?х?мм?тсапа бабай?!

- Шулай булмыйни, к?рше,- дип, ?ти малайны? керпед?й тырпаен торган кара ч?чл?ренн?н сыйпап алды. Аннан, купкан р?ш?тк?г? к?рс?теп, Айдарны ?з янына чакырды.- Син аны, Айдар, ?ние? к?рм?г?нд? мен? шушыннан гына кер д? уртасына утырып р?х?тл?неп аша моннан ары, яме! ?ние? к?рс?, мин кушты диярсе?. Яле, сыясы?мы ик?н?..

Айдар ян? серле ген? елмаеп куйды. Ник сыймасын, ян?се. Йомры башын тыгып, керерг? ген? итк?нд?, т?р?з?л?ренн?н ?нисе тавышы ишетелде.

- Айдар, мин си?а н?рс? ?йттем?!

- ?ние? н?рс? дип ?йтте со?, Айдар?

- Бу тишек янына б?т?н бармаска кушканые,-диде ул, т?в?кк?ллеген югалтып, ??м, борынын тарта-тарта, ?йл?рен? таба атлады. Аркан бел?н тарталармыни - ?зе атлый, ?зене? к?зе чиялект?. ?ти, елмаюын яшер? алмыйча, а?а серле ген? к?з кысып ала. Айдар да, килештек диг?нд?й, авызын ерып ?авап бир?. Б?р??ге сабакларына абынып-с?рлегеп алгачтын, ми?а телен к?рс?теп, й?гереп кереп кит?. Кара син аны... Бер д? ?зен? к?р? ген? т?гел.

Кичен, ?ти бел?н ?ни йокларга яткач, бер ялгызым урамга чыгып уйланып й?рдем, балачак хатир?л?рен барладым. К??елд? ?йтеп а?лату т?гел, ?зем д? т?гаен ген? т?шен? алмаган каршылыклы уйлар чуалышып бетк?н иде. Аларны? берсен с?т?м, очына чыгам, дип тотынасы?, икенчесе б?реп кер?, аны я?асы б?лдер?. ?ти-?ни янына кайтып, туып-?ск?н ?ирг? кайтып, шулай тинтер?п й?р? с?ер, ?лб?тт?. Кеше к?зен? чалынасым килм?де, шыпырт кына бакча артларын, су буйларын, тар тыкрыкларны урадым. Т?р?з?л?рд? бер?м-бер?м утлар с?нде. Со? гына, м?гаен, и? со?гы булып Гайнулла абыйларны? верандасы да кара?гылыкка чумды. Балачакны кайтарырга тел?г?нд?й, печ?нлекк? менеп яттым.

К?зг? йокы керми газаплады. Тынлык газаплады. Ялгызлык газаплады. Х?ер, тынлык диг?нне? д? ?з авазы бар ик?н,- каяндыр чикертк? тавыш биреп ала, сыер к?ш?г?не ишетел?, кет?клект?ге тавыкларны?, тигезлек сакларга тел?п, кузгалышып алуына кад?р колакка кер?. К?з йомыла башлады диг?нд? ген?, ?тине? борчулы с?зл?ре ишетелг?нд?й ит?, т?нн?р чымырдап куя. Алты бала ?стереп т? ик??д?н-ик?? ген? торып калган ?ти бел?н ?нине? язмышы й?р?кне ч?нчеп ала.

...Ирт?г? юлга. Калага. Гаил?м? ??м к??ел ?з итк?н эшем?. Ниг? сагышланырга со?, бары да анда ич. Бары да анда!.. ? к??ел сыкрый, ?анга тынычлык юк. ? д?нья тып-тын. Ул да т?гел, шыгырдап ?й ишеге ачылганы ишетел?. Тагы тынлык, аннан капка кел?се шылтырап ала. Тагы тынлык. Тагы кел? шылтырый, ишек шыгырдый...

Шулай озак, бик озак ятканнан со? гына, хуш исле печ?н т?ш?лг?н с?ндер?д?н торып ишегалдына, капка т?бен? чыгып утырам. Сиск?неп куйганымны абайламый калам. Капка т?бенд? ?ни ик?н.

- Б?ген ?к кит?се?мени инде, улым, и-и-и бала...

Док. 619748
Перв. публик.: 26.01.09
Последн. ред.: 26.01.10
Число обращений: 0

  • Мухамадиев Ринат Сафиевич

  • Разработчик Copyright © 2004-2019, Некоммерческое партнерство `Научно-Информационное Агентство `НАСЛЕДИЕ ОТЕЧЕСТВА``